Милли проектлар
11 Декабря 2025, 05:49

Соңгы кыңгырау кайчан яңгырар?

2026 елда мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәсе даталары билгеле булды. 

culture.ruculture.ru
Фото:culture.ru

2026 елда мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләре кайсы куөннәрдә узачагы аталды.

2025-26 уку елында Русия мәктәпләрендә Соңгы кыңгырауны – 26 майда, ә чыгарылыш кичәләрен 27 июньдә уздыру күзаллана. Мондый тәкъдимне РФ Мәгариф министрлыгы барлык төбәкләргә дә юллаган.

Соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләре программасына Дәүләт флагы күтәрү һәм РФ Дәүләт гимнын башкару тантаналарын, күп балалы һәм күп буынлы гаиләләр вәкилләрен хөрмәтләүне, шулай ук укучыларның ата-аналары, шул исәптән дәүләт бүләкләренә лаек булганнар һәм свода катнашучылар чыгышларын кертергә тәкъдим ителде.

Соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләре программасына Дәүләт флагы күтәрү һәм РФ Дәүләт гимнын башкару тантаналарын, күп балалы һәм күп буынлы гаиләләр вәкилләрен хөрмәтләүне, шулай ук укучыларның ата-аналары, шул исәптән дәүләт бүләкләренә лаек булганнар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар чыгышларын кертергә тәкъдим ителә.

“Президентыбыз инициативасы белән эшләтеп җибәрелгән “Яшьләр һәм балалар” милли проектының бурычлары нигезендә Дәүләт флагын күтәрү һәм Русия Федерациясе Дәүләт гимнын башкару тантанасы патриотик эшнең мөһим өлеше булып тора. Алар дәүләт символларына хөрмәт булдыруга ярдәм итә. Без мәктәптә үз илебезгә хөрмәт һәм аның белән горурлану мохитен тудыруга юнәлтелгән эшне 2026 елда да дәвам итәчәкбез. Нәкъ менә шушы кыйммәтләр һәр укучыга, мәктәп белән саубуллашканда, бары тик яхшы истәлекләрне генә алып китәргә мөмкинлек бирә”, – диде Русия мәгариф министры Сергей Кравцов.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас