Милли проектлар
10 декабрь 2025, 06:41

Мароккога протеинлы мал азыгы озатылды

Чит илгә озатыр алдыннан товар җентекле лаборатор тикшерүләр аша үтә.

Мароккога протеинлы мал азыгы озатылдыМароккога протеинлы мал азыгы озатылды
Мароккога протеинлы мал азыгы озатылды
Башкортстан быел ел башыннан  72 мең тонна көнбагыш шротын чит илләргә озаткан. Шушы көннәрдә Куергазы май сыгу заводы Мароккога 2999 тонна грануллы көнбагыш шроты озаткан. Бу - кыйммәтле югары протеинлы мал азыгы. Чит илгә озатыр алдыннан товар җентекле лаборатор тикшерүләр аша үтә.
2025 елның 9 гыйнварыннан 5 декабренә кадәр Башкортстаннан Германия, Латвия, Марокко, Төрекмәнстанга 72 мең тоннага якын 1022 партия грануллы көнбагыш шроты озатылган .
Билгеле булуынча, республика чит илгә товарларны "Халыкара кооперация һәм экспорт" милли проекты булышлыгында озата.
 
"Башинформ" буенча.
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас