Милли проектлар
10 Декабря 2025, 05:52

Кампуста республиканың гыйльми кадрлар көче үстерелә

Дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем үзәгенең Уфа кампусындагы Геном үзәге бүгенге көнгә сафка бастырылган объектлар исәбенә кергән.

Кампуста республиканың гыйльми кадрлар көче үстереләКампуста республиканың гыйльми кадрлар көче үстерелә
Кампуста республиканың гыйльми кадрлар көче үстерелә
Дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем үзәгенең Уфа кампусындагы Геном үзәге бүгенге көнгә сафка бастырылган объектлар исәбенә кергән.  Бу хакта Русия Хөкүмәте премьер-министры Михаил Мишустин җитәкчелегендә үткән вице-премьерларның оператив киңәшмәсендә РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко белдерде.
Дмитрий Чернышенко белдерүенчә, кампусларның 29 объекты файдалануга тапшырылган. Шул исәптә президентны таныштырган Бауман исмендәге МДТУ кампусы да бар.  Шулай ук кампуслар объекты Новсибирскида, Түбән Новгородта, Калининградта, Чиләбедә һәм Уфадагы Евразия фәнни-белем үзәгенең ядросы булган Геном үзәге файдалануга кертелде.
Уфа кампусының Геном үзәге 2025 елның апрелендә файдалануга тапышырылган иде.  Биредә кеше, үсемлекләр һәм хайваннар генетикасы өлкәсендә геном мәгълүматларын тикшерү буенча Интеллектуаль геномика үзәге урнашкан.  Шулай ук "Мәктәп-21+" программалаштыру мәктәбе дә шушы мәйданда урнашкан.  Ул мәгълүмат технологияләре өлкәсендә квалификацияле белгечләр әзерли. Мәктәп БР Хөкүмәте белән "Сбер" хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә ачылган.
Исегезгә төшерәбез: Башкортстан - заманча кампуслар челтәрен төзү буенча федераль проект тормышка ашырылган Русия пилот төбәкләренең берсе. Евразия фәнни-белем үзәгенең Вузара студентлар кампусының беренче чираты 2024 елның февралендә ачылган иде. Бу эш "Яшьләр һәм балалар" милли проекты булышлыгында тормышка ашырыла.
 
#молодежьидети
 
#нацпроектмолодежьидети
 
БР Хөкүмәте сайтыннан.
Кампуста республиканың гыйльми кадрлар көче үстерелә
Кампуста республиканың гыйльми кадрлар көче үстерелә
Кампуста республиканың гыйльми кадрлар көче үстерелә
Кампуста республиканың гыйльми кадрлар көче үстерелә
Кампуста республиканың гыйльми кадрлар көче үстерелә
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас