Милли проектлар
10 Декабря 2025, 16:38

Аспирантларны бергә әзерлиячәкбез

Уфаның Вузара студентлар кампусы белән Кытайның әйдәүче университетлары арасында 30-га якын килешү төзелгән.

Аспирантларны бергә әзерлиячәкбезАспирантларны бергә әзерлиячәкбез
Аспирантларны бергә әзерлиячәкбез
Чанчжоу университеты делегациясе Уфаның Вузара студентлар кампусында һәм Уфа фән һәм технологияләр университетында (УУНиТ) булды. Очрашу барышында аспирантларны бергә әзерләү буенча килешүгә кул куелды.
Кампуста очрашу барышында  УУНиТ һәм Чанчжоу университетының уртак Русия-Кытай институтын булдыру проектының оештыру мәсьәләләре тикшерелде.  Бакалавриат буенча 5 программаны тормышка ашыру күзаллана.
Кытай студентлары Чанчжоу университеты базасында 4 ел белем алачак. 30 процент лекцияне УУНиТның әйдәүче галимнәре инглиз телендә алып барачак.
Яклар шулай ук "Материаловедение", "Химия", "Информационные технологии" дәресләре буенча бергәлектә аспирантлар әзерләүгә аерым игътибар бүлеп, хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләре буенча фикер алышты.
Сәфәрнең рәсми өлешеннән соң кунаклар Вузара студентлар кампусы буенча экскурсиядә йөрде.  Алар полимер композицион материаллар лабораториясендә, органик электроника, күпфункцияле материаллар лабораторияләрендә һәм киберспорт үзәгендә булдылар.
Билгеле булуынча, Уфа Фән һәм технологияләр университеты Кытай Халык Республикасы вузлары белән файдалы партнерлык нигезендә югары сыйфатлы кооперацияне алга этә.  Уфаның Вузара студентлар кампусы белән Кытайның әйдәүче университетлары арасында 30-га якын килешү төзелгән.  Ел саен Кытай вузларының һәм УУНиТның йөздән артык студенты Студентлар академиясе мобильлеге программасында катнаша.
Белешмә: Русия президенты Владимир Путин фәрманына ярашлы, Русиядә заманча кампуслар челтәрләре төзелә. 2030 елга аларның саны 25-кә җитәчәк. Әлеге вакытта "Яшьләр һәм балалар" милли проекты ярдәмендә шундый 24 студент шәһәрчеге төзелә. 2036 елга аларның саны 40-ка җитәчәк.
 
#молодежьидети 
 
#нацпроектмолодежьидети
 
БР Хөкүмәте сайтыннан.
Аспирантларны бергә әзерлиячәкбез
Аспирантларны бергә әзерлиячәкбез
Аспирантларны бергә әзерлиячәкбез
Аспирантларны бергә әзерлиячәкбез
Аспирантларны бергә әзерлиячәкбез
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас