Милли проектлар
9 Декабря 2025, 08:03

Урамнары яктырган

Курыкмый йөри башлаганнар.  

Урамнары яктырганУрамнары яктырган
Урамнары яктырган

Курыкмый йөри башлаганнар.

 

Тәтешле районының Сараштыбаш һәм 1 нче Зиримзибаш авылларында урам утларын ремонтладылар.

 

Ил президенты В. Путин фәрманы буенча эшләп килүче «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2025 елда Тәтешле районының Сараштыбаш һәм 1 нче Зиримзибаш авылларында тышкы яктырткычларга капиталь ремонт ясалды.

 

Подрядчы Якупов Дмитрий 1 нче Зиримзибаш авылында-20, ә Сараштыбаш авылында 30 заманча светодиодлы яктырткыч куйды, гомуми суммасы 1 581 907,22 сум.

Яктырткычлар кую тәүлекнең караңгы вакытында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметергә мөмкинлек бирәчәк, елның кышкы чорында укучыларның мәктәпкә юлын хәвесез итәчәк. "Хәзер бездә якты һәм караңгыда йөрү куркыныч түгел. Ашыкмыйча гына йөрүче өлкәннәрне, балаларның караңгыда кыштырдаган тавышларга борылып карамыйча гына кайтып килүләрен күрү күңелле», - дип билгеләп үтте авылда яшәүче Альмира Хатыйпова.

Фото: gov.kz

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас