

11 укучыга "Яшь шәйморатчы" Мактау билгеләре тапшырылды.
9 декабрьдә Уфада «Яшь шәйморатчылар балы» узды, анда республиканың 28 муниципалитетыннан 218 укучы катнашты. Алар-укуда яхшы нәтиҗәләр күрсәтүче, олимпиадаларда, иҗади һәм фәнни конкурсларда, хәрби-спорт ярышларында призлы урыннар яулаучы, иҗтимагый оешмалар һәм волонтерлык хәрәкәтләре эшчәнлегендә актив катнашучы балалар. Тантаналы чарада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров катнашты.
"Генерал Шәйморатовның язмышы соклангыч гаҗәп. Андый геройларыбыз булуы Башкортстан өчен дә, республикабыз өчен дә зур горурлык һәм аларга тиңләшердәй геройлар булу зур бәхет. Нәкъ менә шул максат белән без үз вакытында «Яшь шәйморатчылар» сыйныфларын булдырдык. Алар хәрби тарихны өйрәнергә, республикабызның һәм зур илебезнең чын патриотлары булырга теләгән балаларны берләштерә. Яшь шәйморатовчы булу-аерым җаваплылык. Аның исеме сезгә ярдәм итәчәк һәм гомерегез буе озатып йөриячәк. Яхшы укырга, яңа белемнәргә ирешергә омтылырга, спорт белән шөгыльләнергә, яңа өстәмә белемнәр алырга һәм, әлбәттә, патриот булырга кирәк. Ышанам ки, бу көн сезнең хәтердә, әти-әниегез, укытучыларыгыз хәтерендә калыр. Барыгызга да уңышлар, тынычлык, туган Башкортстанга иминлек һәм чәчәк атуын телим", - диде Радий Хәбиров. Ул шулай ук 11 укучыга "Яшь шәйморатчы" Мактау билгеләрен тапшырды.
“Яшь шайморатчылар”(композитор Урал Иделбаев көенә башкорт вальсын һәм Рим Хәсәновның атаклы «Кышкы романс» көенә вальс биеделәр. “Балалар һәм яшьләр” гомумдәүләт проекты кысаларында үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү эше дәвам итә.