Милли проектлар
7 Декабря 2025, 07:42

Милли проект Аскын хастаханәсендә медицина җиһазларын яңартырга ярдәм итте

Аскын үзәк район хастаханәсенә күчмә рентген-аппарат кайтарылган. Аны алу «Озын һәм актив тормыш» милли проекты ярдәмендә мөмкин булуын да ассызыклап үтәләр.

Милли проект Аскын хастаханәсендә медицина җиһазларын яңартырга ярдәм иттеМилли проект Аскын хастаханәсендә медицина җиһазларын яңартырга ярдәм итте
Милли проект Аскын хастаханәсендә медицина җиһазларын яңартырга ярдәм итте

Әлеге рентген-аппарат, сурәтне мобиль чыбыксыз яссы панельле детекторга яисә рентген сурәтенең башка кабул итүчеләренә теркәп, рентгенография үткәрү өчен каралган. Сурәтләрне хастаханә палаталары һәм башка махсус булмаган бүлмәләр шартларында, ягъни рентген кабинеты шартларыннан тыш ясарга мөмкин.

— Аппаратны маневрлы һәм шул ук вакытта тотрыклы шасси ярдәмендә хәрәкәтләндерү җиңел. Цифрлы технология тикшеренү барышында компьютер экранында югары сыйфатлы диагностик сурәт алырга мөмкинлек бирә, бу экспресс-диагностика үткәрергә мөмкинлек бирә, — дип билгеләде хирургия бүлеге мөдире Рим Мөхәммәтов.

Фото: БР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Милли проект Аскын хастаханәсендә медицина җиһазларын яңартырга ярдәм итте
Милли проект Аскын хастаханәсендә медицина җиһазларын яңартырга ярдәм итте
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас