

Башкортстанда Ишембай белән Мәләвез арасындагы зур гына юл участогы ремонтланды. Ул Воскресенское һәм Верхотор авыллары аша уза.
Башкортстанда подрядчы «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында Ишембай — Воскресенское — Мәләвез юлының 6 чакрымын капиталь ремонтлап бетергән. Бу Мәләвез районының Воскресенское авылы белән Ишембай районының Кузнецовский хуторы арасындагы участок. Элек юл гравий белән түшәлгән булган, хәзер монда асфальт-бетон. Шулай ук участокта су үткәргеч торбалар урнаштырылган.
Ишембайһәм Мәләвез районнарында 160 меңнән артык кеше яши. Ике районны тоташтыручы трассаны ремонтлау 2023 елда республика Башлыгы кушуы буенча башланган. Шулай ук нәкъ менә шушы юл буенча туристлар 18 гасырның тарих һәм архитектура һәйкәлләре булган борынгы бакыр эретү заводлары белән танылган Воскресенское һәм Верхотор тарихи авылларына барып җитә алачак.