Милли проектлар
4 Декабря 2025, 08:56

Борай хоккейчылары булдыра!

    Алар «Алтын алка» Бөтенрусия ярышларында катнаштылар.

2025 елның 26 октябреннән 2 декабренә кадәр  вакыт аралыгында 2014-2015 елгы яшьүсмерләр арасында 3×3 форматындагы «Алтын алка» яшь хоккейчыларының Бөтенрусия ярышлары узды. Чара Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән «Русия спорты» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.

   Җиңү

яулар өчен Хабаровск краеннан, Свердловск өлкәсеннән, Ямал‑Ненец автономияле округыннан, Башкортостан һәм Татарстан республикаларыннан иң көчле яшь хоккейчылар командалары көрәште. Борай районы данын әлеге мәртәбәле ярышларда «Алга» җыелма командасы яклады.

   Спортчылар

бик яхшы әзерлек һәм югары осталык күрсәттеләр. Алар кәшәкә белән эш итүнең ышанычлы техникасын, бозда хәрәкәтнең көйле булуын һәм җиңүгә булган какшамас омтылыш күрсәттеләр.

   «Бүген җиңү безнең команданы читләтеп үтүгә карамастан, хоккейчылар кыйммәтле тәҗрибә тупладылар һәм җаваплы ярышлар алдыннан әзерлекнең һәр детале никадәр мөһим икәнлегенә тагын бер кат инандылар", - дип билгеләп үтте бу уңайдан тренер Финарис Ягъфәров.

                                     

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас