

Үсентеләр өчен зур теплица комплексы төзеләчәк.
Башкортстанда урман үсемлекләре үсентеләрен үстерү буенча зур теплица комплексы төзү планлаштырыла. Бу хакта Дәүләт Җыелышының Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты утырышында БР Урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов хәбәр итте. Теплица төзү 2026 елда, урман орлыкчылыгы объектларын һәм питомник хуҗалыкларын төзү һәм модернизацияләү “ Экологик иминлек“ гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла башлаячак.
"Елына ябык тамыр системалы 1,2 миллион данәгә кадәр үсенте үстерү мөмкинлеге булган заманча технологик җайланмалар белән җиһазландырылган теплица комплексы төзүне планлаштырабыз, – диде Марат Шәрәфетдинов. — 2026 елда федераль бюджеттан бүлеп биреләсе акча күләме 58 миллион сум тәшкил итәчәк».
Бүгенге көндә республика урманчылары карамагында ябык тамыр системалы утырту материалы үстерү өчен 66 теплица һәм ачык грунттагы 65 урман питомнигы бар