Русия сәламәтлек саклау министрлыгының Башкортстан дәүләт медицина университетының Фармация кафедрасы нигезендә "Фармленд" федераль даруханә челтәренең база кафедрасы оештырылды. Вуз үзенең партнеры белән бергә тармакның көн кадагына суккан мәсьәләләрен чишәргә әзер булган югары квалификацияле белгечләр әзерләп чыгарачак. Кафедра "Фармация" белгечлеге, "Фармацевтика эшчәнлегендә идарә һәм икътисад" магистратурасы һәм өстәмә һөнәри белем бирү программалары буенча белгечләр әзерлиячәк.
""Фармленд" җәмгыятенең директорлары советы рәисе Олег Муров белдерүенчә, оешмада 11 мең хезмәткәр санала һәм аларның күбесе Башкортстанда эшли һәм лаеклы эш хакы ала. Нәкъ менә биредә, Башкортстанда, укырга һәм эшләргә теләсеннәр өчен яшьләргә уңайлы шартлар тудыруга зур игътибар бүләнә. Һәм Башкортстан медицина университеты белән берлектә белгечләр әзерләү - ул илебезнең киләчәгенә һәм технологик лидерлыкта белгечләр әзерләүгә таба зур адым, ди Муров.
Кафедра академик белем бирүне чын практика белән үреп алып баруны тәэмин итәчәк: студентлар белем алудан тыш, заманча белем һәм күнекмәләр таләп иткән проектлар өстендә дә эшлиячәк. Мондый алым булачак белгечләрнең хезмәт базарында таләп ителүләрен һәм заманча һөнәр катлаулыкларына уңышлы җавап бирә алуларын гарантияли. Аудиториянең уку кафедралары даруханәнең тренажер комплекслары белән баетылган, бу исә бөтен процессларны модельләштерү мөмкинлеген бирә.
Белешмә. Русия президенты Владимир Путин фәрманына ярашлы, илебездә заманча кампуслар челтәре үсешә. 2030 елга аларның санын 25-кә җиткерү күзаллана. Әлеге вакыттта "Яшьләр һәм балалар" милли проекты булышлыгында шундый 24 студентлар шәһәрчеге төзелә. 2036 елга аларның санын 40-ка җиткерү планлаштырылган.
Башкортстан заманча кампуслар челтәре төзү буенча федераль проекты тормышка ашырылган Русия төбәкләренең берсе. Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең вузара студентлар кампусының беренче чираты Уфада 2024 елның февралендә ачылды.
#молодежьидети
#нацпроектмолодежьидети