Башкортстанда соңгы 3 елда хезмәт хаклары буенча 530 миллион сумлык бурыч түләнгән. БР гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова билгеләвенчә, 2025 елда бөтен дәрәҗә комиссияләр эшчәнлеге нәтиҗәсендә 27 оешмада 5 меңгә якын хезмәткәргә 280 млн. сумлык эш хакы бурычы түләнгән.
Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматларына ярашлы, агымдагы елның 1 ноябренә хезмәт хакы бурычы 172 млн. сумга якын тәшкил иткән. Бу - мониторинг алып барылган еллар эчендә иң кечкенә күрсәткеч. Боларның барысы да власть органнары, контроль ведомстволар һәм профсоюзлар тырышлыгы нәтиҗәсе.
Исегезгә төшерәбез: гражданнарның иминлеген күтәрү "Кадрлар" милли проектының төп максатыннан санала.