

«Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гайса улы Гәрәев эзләре буйлап" экскурсия маршруты яхшы уйланылган һәм батыр очучы исеме белән бәйле төп урыннарны үз эченә ала.
М.Гәрәевның Югары Яркәй һәм Ташчишмә авылларындагы музейлары килүчеләрдә зур кызыксыну уята, анда геройның тормышы һәм батырлыгы турында сөйләүче шәхси әйберләре, документлар һәм фотосурәтләр саклана.
Ан-2 самолеты урнаштырылган сквер — вакытлар бәйләнеше һәм авиация традицияләренең дәвамының символы. Кунаклар шулай ук Бишкурайдагы Тарих-туган якны өйрәнү музеенда һәм батыр исемендәге спорт мәктәбендә, федераль трассада куелган һәйкәл янында да булалар.