Милли проектлар
25 Ноября 2025, 06:25

«Юка боз» операциясе бара

Башта боз су торган күлләрдә һәм буаларда барлыкка килә.

«Юка боз» операциясе бара«Юка боз» операциясе бара
«Юка боз» операциясе бара

Башта боз су торган күлләрдә һәм буаларда барлыкка килә.

 

Башкортстан коткаручылары көзге бозның калынлыгын тикшерде. Коткаручылар балыкчыларны көзге вакытта сулыкларда туучы куркынычлар турында кисәттеләр. Башкортстанда «Юка боз» операциясе бара. Республиканың гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты белгечләре Белорет шәһәр буасына бардылар. Алар балыкчылар белән әңгәмә кордылар һәм көзге бозның ышанычсыз, гомер өчен куркыныч булуы турында кисәттеләр. Башкортстан коткаручылары боз калынлыгын үлчәде. Хәзерге вакытта ул 7 см га җитә. Ведомствода кешенең бозда куркынычсыз калуы өчен аның калынлыгы ким дигәндә 10 см булырга тиеш, дип кисәтте.

 

Елга тамагында һәм кушылдыкларында, тиз агып торган урыннарда, чишмәләрдән чыккан урыннарда, агымсулар төшкән урыннарда, шулай ук суүсемлекләр, агачлар, куаклар һәм камышлар тирәсендә боз ныклыгы кими. Җил булмаган урыннарда сулыклар боз белән тизрәк каплана. Башта боз су торган күлләрдә һәм буаларда барлыкка килә, ә аннары — елгаларда, чөнки агым боз ясалу процессын тоткарлый. “Яшәү өчен инфраструктура” гомумдәүләт проекты кысаларында табигатьне дөрес куллану, шул ук вакытта иминлек турында да онытмау мөһим.

«Юка боз» операциясе бара
«Юка боз» операциясе бара
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас