

«Алтын битлек» театраль премиясе номинантлары билгеле булды.
Шушы көннәрдә «Алтын битлек» театраль премиясе номинантлары игълан ителде.
2024-2025 елгы сезонның «Иң яхшы спектакль» номинациясендә төрле жанрдагы 58 постановка тәкъдим ителгән.
Катнашучылар арасында - Мәскәү, Петербург, Севастополь, Төмән, Уфа, Ярославль һәм Русиянең башка шәһәрләре театрлары.
"Тау" спектаклен тәкъдим иткән Уфа "Нур" татар дәүләт театры "Иң яхшы спектакль. Драма театры. Зур форма" номинациясендә җиңүгә дәгъва кылучы булды.
Спектакльне Татарстанның халык шагыйре, Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авылында туган Илдар Юзеев әсәре буенча Казан режиссеры Айдар Җаббаров (2022 елда Яшь мәдәният эшлеклеләре өчен Россия Президенты премиясе лауреаты, Д Сираҗиев исемендәге театр премиясе лауреаты, «Алтын битлек» номинанты) куйды.
Спектакльдә Башкортстанның халык артисты Рушат Мөдәрисов, Айдар Хөснетдинов, Башкортстанның атказанган артисты Чулпан Раянова, Илгизә Муллабаева, Башкортстанның атказанган артисты Айнур Баянов һәм башкалар катнаша.
Спектакль өстендә видеорәссам Игорь Домашкевич, яктылык буенча рәссам Ольга Окулова, пластика буенча режиссер Софья Гуржиева, рәссам-куючы Булат Ибраһимов эшләгән.
«Алтын битлек» XXXII премиясенә Русиянең 83 төбәгеннән һәм 454 театрдан барлыгы 789 гариза килгән.
Җиңүчеләрне 2026 елның июнендә Омскида тантаналы чарада атаячаклар. “Гаилә” гомумдәүләт проектлары кысаларында тамашачылар өчен арытаба да зур игътибарга лаек пьесалар туар.