Милли проектлар
25 Ноября 2025, 04:18

Әкияттә кунакта

Әкиятләр сабыйларга чын дуслар булсын.

Әкияттә кунактаӘкияттә кунакта
Әкияттә кунакта

Әкиятләр сабыйларга чын дуслар булсын.

 

  Чакмагыш районы Чакмагыш авылы балалар модельле китапханәсенең «Баскыч» сенсор-китапханә бүлмәсендә В.В Путин карары буенча эшләп килүче «Гаилә» милли проекты кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Игелек территориясе» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре белән берлектә «Безнең хисләр Иле» әкият терапиясе дәресе үткәрелде. Катнашучылар үзләренең хис-кичерешләренең гаҗәеп дөньясы белән таныштылар. Алар барысы бергә шатлык һәм сагыш, кыюлык һәм курку, мәхәббәт һәм үпкә дуслары булган әкияти илгә сәяхәт кылды.

 Балалар зур кызыксыну белән «Эчке дөньясы белән идарә итәргә өйрәнгән тычкан Пик турында» терапевтик әкиятне тыңладылар һәм текст буенча сорауларга җавап бирделәр. Бу аларга үз хисләрен аңларга гына түгел, авыр хәлләрдә алар белән идарә итәргә өйрәнергә дә ярдәм итте.

Балалар шулай ук төрле күнегүләрдә катнаштылар, алар кичерешләрне иҗат һәм уен аша белдерә алды. Алар үзләренең эчке дөньясын һәм хис-кичерешләрен чагылдырган әкияти образларын тудырып карадылар. Сәяхәт азагында һәр катнашучы үзе белән тылсым һәм яхшылык өлешен алып китте. Иҗат ителгән әкият образлары һәм кичерелгән хисләр балаларга шатлык, күңел тынычлыгына барганда ышанычлы ярдәмчеләр булсын.

 «Бүген балалар тынычланырга, моңсуланмаска, ачуланмаска, курыкмаска өйрәнделәр һәм яхшы кәеф алдылар. Мондый дәресләрдә ата-аналарның катнашуы мөһим момент булып тора, чөнки алар үз балаларын, аларның ихтыяҗларын яхшырак аңлыйлар. Чара барышында ата-аналар үз балаларына юллый һәм ярдәм итә, әлбәттә, үзләре дә бик күп файдалы мәгълүмат ала һәм аларга карата игътибарлырак һәм сизгеррәк була. Хезмәттәшлекнең мондый процессы һәр яктан да уңай нәтиҗә бирә", - дип билгеләде китапханәче Гөлнара Китапова.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас