Милли проектлар
24 Ноября 2025, 06:30

Хезмәтләргә ихтыяҗ арта

Башкортстанда милли проект ярдәмендә 1500 хезмәткәр компетенцияләрен күтәрде.

Хезмәтләргә ихтыяҗ артаХезмәтләргә ихтыяҗ арта
Хезмәтләргә ихтыяҗ арта

 Русия икътисадының төп бурычы - хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү. Көчле сәнәгать мөмкинлеге булган Башкортстан өчен бу аеруча мөһим, дип белдерде төбәк Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров.

   2018 елда Башкортстанда төбәк компетенцияләр үзәге төзелде. Ул предприятиеләргә заманча эш алымнарын кертергә булыша, хезмәткәрләрне өйрәтә, шулай хәл  чишелешләр булдыра.

    «1500дән артык кеше яңадан әзерлек узган, хезмәтләргә ихтыяҗ арта. „Хезмәт җитештерүчәнлеге“ милли проектыннан икътисади файда 4,5 млрд сум тәшкил итте», — дип хәбәр итте Андрей Назаров.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас