

Россельхознадзорның БР буенча идарәсендә хәбәр итүенчә, бу атнада гына да Башкортстаннан шикәр заводы Көньяк Кореяга 1800 тоннага якын гранулалы чөгендер түбе экспортлаган. Россельхознадзор карамагындагы сынау лабораториясендә экспортка чыгарылган товар үрнәкләре энтомологик, гербологик һәм микологик экспертизалар узды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча терлек азыгы пробаларында карантинлы зарарлы организмнар табылмаган. Чөгендер түбе Көньяк Кореягә озатылган.
Исегезгә төшерәбез, «Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык» милли максаты кысаларында «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.