Милли проектлар
24 Ноября 2025, 06:40

Алар фатирлы булды!

Башкортстанның Чишмә районыннан 12 гаилә торак шарталарын яхшыртты.

Алар фатирлы булды!Алар фатирлы булды!
Алар фатирлы булды!

Чишмә районының Еремеево авылында 12 гаилә, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, сигез шәхси торак йортта һәм блокланган ике йортта яңа фатир алды. Бу хакта БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Йортларның  гомум мәйданы 861 квадрат метрдан артып китә. Аларны төзүгә 59,19 млн сум акча юнәлдерелгән.

2025 елда Башкортстанда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга федераль һәм төбәк бюджетларыннан барлыгы 1,7 млрд сум акча юнәлтелде.

Тармакка яшь белгечләрне актив җәлеп итү «Азык-төлек куркынычсызлыгын технологик тәэмин итү» милли проектының төп юнәлешләренең берсе булып тора, дип өстәделәр Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгында.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас