

Бизнес-проектны озата бару һәм тегү студиясен үстерүгә бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәмен ул «Кадрлар» милли проекты буенча мәшгульлек хезмәте аша алган. Дәүләттән 180 мең сум күләмендә старт гранты профессиональ җиһазлар сатып алырга ярдәм иткән аңа.
- Эшсез гражданнар үз эшләрен ачуга түләүсез финанс ярдәме алырга мөмкин. Бизнес-планны тапшырган һәм аны уңышлы яклаган кешеләргә бер мәртәбә 180,5 мең сум күләмендә түләү бирелә. Дәүләт ярдәменең төп идеясе - республика халкына үз гаиләләренең тормыш дәрәҗәсен күтәрүдә, керемнең яңа чыганакларын формалаштыруда ярдәм итү. Быел күпләр үз бизнес-проектларын эшләтеп җибәрә алды, шул исәптән шундый финанс ярдәме белән республиканың 90нан артык эшсез кешесенә ярдәм булды бу, - дип сөйләде Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.
Тегү студиясендә Елена Кадыйрова клиентларның заказларын кабул итеп кенә калмый, яшь кул эшләре белән шөгыльләнүче хатын-кызлар өчен бәйләү һәм тегү буенча мастер-класслар да үткәрә, мәшгульлек хезмәте белән берлектә һөнәри юнәлеш бирү чараларында катнаша.
Фото: Башкортстан Республикасы Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы