

Корал эшләр – ир мактаныр, дигән борынгылар. Бу мәкаль бүген дә актуаль.
Яңа техникада эш көйле бара. Бу җәһәттән, төбәктә агросәнәгать предприятиеләренең машина-трактор парклары быел да яңа техника белән тулыланган. Алар арасында 111 ашлык һәм мал азыгы җыю комбайннары, 215 трактор, 40 үзйөрешле сиптергеч, 306 туфрак эшкәртү һәм чәчү машинасы бар. Акчага әйләндергәндә, бу 10,1 миллиард сум дигән сүз.
Чыгымнарның бер өлешен каплау буенча республика программасы яңа заманча техника сатып алганда ныклы ярдәм булып тора, диләр республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгында.
– Соңгы елларда техниканы яңарту темплары машина-трактор паркының сан составын кыскарту процессын туктатырга мөмкинлек бирде, ашлык җыю комбайннары саны ел саен арта, авыл хуҗалыгы эшләрен башкарганда техниканың тузу һәм аңа йөкләнеш күрсәткечләре кими, – ди аграр ведомство җитәкчесе Илшат Фазрахманов.
Әйткәндәй, авыл хуҗалыгына яңа техникалар алу ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү” милли проектының максаты булып тора.