Милли проектлар
21 ноябрь 2025, 03:32

Аккош баласын коткарганнар

“Асылыкүл” табигать паркында бер аккош баласы очып китә алмаган.

https://ecology.bashkortostan.ruhttps://ecology.bashkortostan.ru
Фото:https://ecology.bashkortostan.ru

“Асылыкүл” табигать паркы хезмәткәрләре аккош баласын коткарган.

“Асылыкүл” табигать паркында бер аккош баласы очып китә алмаган. Туңган сулыкларның берсендә боз капкынына эләккән аккош баласына табигать паркы хезмәткәрләре ярдәмгә килгән.

 Инспекторлар боз өстендә ялгыз утырган кошны үзвакытында күреп калалар. Алар аккошны сак кына тартып алалар һәм хәвефсез урынга күчерәләр.

– Безнең бурыч – һәрбер гомерны саклап калу өчен мөмкин булганның барысын да эшләү, бигрәк тә сүз аккошлар кебек назлы кошлар турында барганда. Аккош баласы тиз арада ныгыр һәм кыргый табигатькә кире кайта алыр дип ышанабыз, – ди инспектор Салават Абзалов.

Әле аккошның хәле тотрыкланган. Парк белгечләре аның сәламәтлеген ул табигый яшәү шартларына чыгарылырга әзер булганчыга кадәр күзәтәчәк.

Әйткәндәй, әлеге чаралар ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Экологик иминлек” милли проекты максатларына туры килә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас