

Борай районы укучылары паспорт алдылар һәм “Беренчеләр” хәрәкәтенә кушылдылар.
Башкортстан Республикасының Борай районы күп функцияле клубында 14 яшьлек гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы булды. Чара “Без — Россия гражданнары!” бөтенроссия программасы кысаларында узды һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры китереп гамәлгә ашырылды.
Паспорт алу - мөстәкыйльлеккә һәм олыгаюга беренче адым буларак хәтердә кала торган үзенчәлекле вакыйга. Шул вакыттан яшь кешеләр үзләрен үз илләренең тулы канлы гражданнары итеп хис итә башлый һәм үз өстенә яңа бурычлар ала.
- Бу документ — һәр кеше тормышында төп документ, аның Россиягә каравы һәм үз хокукларын һәм бурычларын тормышка ашыру мөмкинлеге символы, — дип билгеләп үтте хакимият башлыгының беренче урынбасары .