Милли проектлар
18 Ноября 2025, 07:50

Кытайга май агызабыз

Үсеш тәэмин ителергә тиеш.

Кытайга май агызабызКытайга май агызабыз
Кытайга май агызабыз

 

Үсеш тәэмин ителергә тиеш.

 

Агымдагы елның тулы булмаган 10 аенда (гыйнвардан 14 октябрьгә кадәр) Башкортстанның май экстракцияләү заводлары Кытай халык республикасына 12,64 мең тонна рапс мае экспортлаган.

Гомумән алганда, бу 586 партия, дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча Россельхознадзорда.

Азык-төлек продукциясе сатып алучы ил таләпләренә туры килергә һәм тиешле сыйфатка тикшерелергә тиеш. Узган елның шул ук чорында Кытайга 8,56 мең тонна продукция сатылган — үсеш 47% тәшкил иткән. Кытайга рапс мае сату дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез, «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты максатларына туры китереп, Русия икътисады 2030 елга чимал булмаган товарлар экспортының 2020 ел белән чагыштырганда ким дигәндә 70% ка үсешен тәэмин итәргә тиеш.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас