

Федоровка районында тагын бер «Шәйморатовчылар сыйныфы» ачылды.
Федоровка районы респбуликада иң күп санлы – 7 Советлар Союзы Герое белән чын-чынлап горурлана. Ил азатлыгы өчен башын салган Бөек Ватан сугышы каһарманнарына лаеклы алмаш үсеп килә. Бу районда Русия Герое генерал Миңлегали Шәйморатов исемендә тагын бер сыйныф ачылды. Юрматы мәктәбенең бишенче сыйныф укучылары «шәйморатовчылар» сафына тантаналы рәвештә кабул ителде. Чара РФ Президенты В.В.Путин фәрманы буенча гамәлгә кертелгән «Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проектының максатлары һәм бурычлары нигезендә узды.
Яшь «шайморатовчылар» данлыклы дивизия командиры исемен лаеклы итеп танытырга, Ватан өчен гомерләрен биргән батырларны искә алырга, үз җирләренә тугрылыклы булырга, лаеклы белем алырга, үзләрен Ватанга хезмәт итүгә әзерләргә һәм һәрвакыт 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясенең девизына таянып эш итәргә тантаналы ант бирделәр: "Салават токымнары чигенә белмиләр!».
Хәзерге вакытта Федоровка районында шундый өч класс: Бала-Чытырман, Новоселка торак пунктларында һәм Федоровка авылының 2 нче мәктәбендә уңышлы эшли.
"Мондый сыйныфны ачу илнең тарихына һәм геройларына ихтирамны ассызыклый, шулай ук үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүгә ярдәм итә. Без яңа шайморатчыларны котлыйбыз! Аларга барлык башлангычларында да уңышлар телибез!"- дип ассызыклады Федоровка районы мәгариф бүлеге мөдире Рөстәм Исмәгыйлев.