

Уфада «Минем юлым» Бөтенрусия хореография фестиваль-конкурсы узды. Чара РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән «Гаилә» милли проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты максатларына туры килә, аның бер юнәлеше-традицион кыйммәтләрне саклау һәм иҗади проектларны үстерүгә ярдәм итү. Конкурста Новосибирск, Омск, Уфа, Октябрьский, Самара, Әлмәт коллективлары катнашты. Чыгышларны хореография өлкәсендә тәҗрибәле белгечләрдән торган профессиональ жюри бәяләде. Үрнәк коллектив — Октябрьский шәһәренең «Без комментариев» ирекле балеты биш номер тәкъдим итте, шуларның өчесе — беренче, икесе - икенче һәм өченче урыннарны яулады. Конкурс югары дәрәҗәдә оештырылды.
Чыганак: Октябрьский шәһәре шәһәр округы администрациясе