Милли проектлар
14 ноябрь 2025, 05:38

Вузара кампуста Андрей Жижин белән очрашу үтте

"Түгәрәк өстәл" йомгаклары буенча яшь галимнәр һәм стартапларга ярдәм күрсәтү чараларын камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләнде.

Вузара кампуста Андрей Жижин белән очрашу үттеВузара кампуста Андрей Жижин белән очрашу үтте
Вузара кампуста Андрей Жижин белән очрашу үтте
Уфаның вузара студентлар кампусында республика вузлары вәкилләренең  Инновацияләргә  ярдәм күрсәтү фондының генераль директоры Андрей Жижин белән эшлекле очрашуы үтте. Чараны БРда инновацияләргә  ярдәм күрсәтү үзәге оештырган. Фикер алышулар барышында студентлар университет командалары өчен грант программалары нәтиҗәлелеген күтәрү, университет стартапларын коммерциализацияләү мәсьәләләре, акселератлар һәм индустриаль партнерлар роле һәм башка мөһим мәсьәләләр тикшерелде.
"Түгәрәк өстәл" йомгаклары буенча яшь галимнәр һәм стартапларга ярдәм күрсәтү чараларын камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләнде. 
Очрашудан соң Андрей Жижин  Вузара кампус лабораторияләрендә булып, Фонд программаларында катнашучылар белән фикер алышты.
 
Белешмә. Билгеле булуынча, Русия президенты Владимир Путин фәрманы буенча, Русиядә заманча кампуслар челтәре төзелә. 2030 елга кадәр 25 кампус төзү күзаллана. Әлеге вакыттта "Яшьләр һәм балалар" милли проекты булышлыгында шундый 24 студентлар шәһәрчегенә нигез салына. 2036нчы елга аларның саны кырыкка җитәчәк. 
Башкортстан - заманча кампуслар челтәрен төзү буенча федераль проект тормышка ашырылган Русиянең пилот төбәкләренең берсе.  Уфадагы Евразия гыйльми-белем үзәге Вузара студентлар кампусының беренче чираты 2024 елның февралендә ачылды.
 
#молодежьидети 
#нацпроектмолодежьидети
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас