Милли проектлар
14 Ноября 2025, 04:52

Швейцариягә ярмалар озаттык

Республика предприятиеләре чит илләргә үз продукцияләрен уңышлы озата.

Швейцариягә ярмалар озаттыкШвейцариягә ярмалар озаттык
Швейцариягә ярмалар озаттык
Башкортстан предприятиесе Швейцариягә 20 тонна арпа, тары һәм карабодай ярмасы озаткан.
Билгеле булуынча, республика предприятиеләре чит илләргә үз продукцияләрен уңышлы озата. Әйтик, быел 10 ай эчендә Әзербайҗан, Әрмәнстан, Грузия, Казахстан, Төрекмәнстан һәм Үзбәкстанга 25,36 мең тонна он озаттык.  Бу былтырга караганда 10,7 тоннага күбрәк. 
Бу эшләренең барысы да "Халыкара кооперация һәм экспорт" милли проектының "Лаеклы, нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык" программасы булышлыгында гамәлгә ашырыла. Аның максаты чимал һәм энергетик булмаган товарлар экспортының реаль үсешен 2020 елга караганда 2030 елга 70 проценттан да кимрәк булмаган күләмдә тәэмин итүне күзаллый.

Фото: "Башинформ".

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас