Милли проектлар
14 Ноября 2025, 06:09

Агросәнәгать яңа техникаларга байый

Сатып алулар былтырга караганда 460 млн. сумга күбрәк.

Агросәнәгать яңа техникаларга байыйАгросәнәгать яңа техникаларга байый
Агросәнәгать яңа техникаларга байый
Быел 10 ай эчендә республика агросәнәгать предприятиеләренең машина-трактор паркларына яңа 111 ашлык уру һәм мал азыгы җыю комбайннары,  төрле класстагы 215  трактор, үзйөрешле 40 сусиптергеч һәм 306 туфрак эшкәртү һәм чәчү машиналары  кайтарылган. Бу техникаларны сатып алу 10,1 млрд сумга төшкән һәм ул былтырга караганда 460 млн. сумга күбрәк булган. 
Республика премьер-министры урынбасары- авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белдерүенчә, соңгы еллардагы техникаларны яңарту темплары  машина-трактор паркы составының кимү процессын туктатырга, тракторлар паркын тотрыкландыруга, ашлык уру комбайннарының елдан-ел артуына, техниканың искерү һәм тузу күрсәткечләре кимүенә ярдәм иткән. 
Республикада авыл хуҗалыгы техникасының туктаусыз яңартылуына заманча механизация чараларын сатып алуның бер өлешен каплауга республика программасы ярдәм итә.  2019 елдан алып төбәк субсидиясе күләме 8,9 млрд. сумнан арткан. 2025 елда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 850 млн. сумнан күбрәк акча юнәлтелгән. 
Билгеле булуынча, "Азык-төлек хәвефсезлеген технологик тәэмин итү" милли проекты авыл хуҗалыгын яңа Русия техникалары һәм корылмалары белән тәэмин итүгә йөз тота.
 
БР Хөкүмәте сайтыннан.
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас