

Башкортстан онына чит илләрдә ихтыяҗ зур.
2025 ел башыннан республика якын чит илләргә 482 партия бодай һәм арыш оны экспортлаган, диләр Россельхознадзорның төбәк буенча идарәсендә.
Башкортстанның он тарту предприятиеләре бу елның 10 аенда Әзербайҗан, Әрмәнстан, Грузия, Казахстан, Төрекмәнстан һәм Үзбәкстанга 25,36 мең тонна он саткан. Бу бер ел элек булганнан 10,7 мең тоннага күбрәк.
Чит илләргә озатылганчы он пробалары Россельхознадзор карамагындагы Башкортстан сынау лабораториясендә барлык кирәкле тикшеренүләр узган.
Исегезгә төшерәбез, “Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык” милли максаты кысаларында ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты гамәлгә ашырыла. Аның максаты – 2030 елга чимал һәм энергетика булмаган товарлар экспортын 2020 ел белән чагыштырганда 70 проценттан да ким булмаган дәрәҗәгә җиткерү.