Милли проектлар
13 Ноября 2025, 06:52

Безнекеләр – “Зур тәнәфестә”

“Артек” балалар үзәгендә “Зур тәнәфес” конкурсының алтынчы сезоны финалын ябу тантанасы узды.

https://oktadm.ruhttps://oktadm.ru
Фото:https://oktadm.ru

Октябрьский укучылары “Зур тәнәфес” конкурсы лауреатлары булды.

“Артек” халыкара балалар үзәгендә “Зур тәнәфес” Бөтенрусия конкурсының алтынчы сезоны финалын ябу тантанасы булды. Йомгаклау этабында Русиянең 79 төбәгеннән мең ярым өлкән сыйныф укучысы катнашты.

Проект җиңүчеләре исемлегенә Октябрьский шәһәреннән ике укучы керде. 3нче гимназиянең 9А сыйныфы укучысы Семен Борденюк II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Яшь волонтер финалда катнашуны үзенең “Һөнәрләр остаханәсе” грант проекты старты белән бергә алып барды.

Шулай ук 9нчы мәктәпнең 9нчы сыйныф укучысы, “Успех за тобой!” Зур тәнәфес клубы” активисты Әмирә Галиәскәрова да II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Балаларны дипломнар һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләделәр.

Әйткәндәй, чара ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Яшьләр һәм балалар” милли проекты кысаларында оештырылды. 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас