

Башкортстан Республикасының Мәчетле районы Олы Ыктамак авылында Мәктәп урамындагы тротуарны төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Авылның йөзен үзгәрткән һәм халык өчен уңайлылыкны арттырган әлеге әһәмиятле проект Бөтенрусия тавыш бирүендә җиңү яулады һәм «Яшәү өчен инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.
Төзекләндерү 744 метр яңартылган тротуарны үз эченә ала. Урамның ике ягына заманча плитәләр җәелгән, 18 заманча яктырткыч, 10 уңайлы эскәмия һәм урна урнаштырырлагн. Мәктәп урамныннан йөрү күпкә күңеллерәк.
Моннан тыш, 1 нче лицей янындагы территория яңартылды, анда парковка оештырылды. Проект кысаларында шулай ук яңа газоннар эшләнде, коймалар куелды һәм яңгыр канализациясе эшләнде.