Милли проектлар
11 Ноября 2025, 07:41

Яшьләргә үсәргә мәйданнар һәм мөмкинлекләр кирәк

Башкортстан “Росмолодежь” грантларына гаризалар саны буенча топ-5 төбәккә керде.

Яшьләргә үсәргә мәйданнар һәм мөмкинлекләр кирәкЯшьләргә үсәргә мәйданнар һәм мөмкинлекләр кирәк
Яшьләргә үсәргә мәйданнар һәм мөмкинлекләр кирәк

Башкортстан “Росмолодежь” грантларына гаризалар саны буенча топ-5 төбәккә керде.

 

 

 

"Росмолодежь. Грантлар» һәм яшьләр форумнары кысаларында конкурслар. Игълан ителгән проектлар саны буенча топ-5 төбәккә Башкортстан, Карелия, Татарстан, Краснодар һәм Пермь крае кергән, дип хәбәр иттеләр РФ Хөкүмәте матбугат хезмәтендә. Катнашучылар 19 номинациядә 11 меңнән артык инициатива тәкъдим итте. Моннан тыш, быел көз бөтен Русия буенча 30дан артык яшьләр мәйданчыгында грант конкурслары узды. 1341 проект халык алдында яклау чараларында тәкъдим ителде .

РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко билгеләп үткәнчә, Росмолодежи грант конкурсы яшьләрнең социаль инициативаларына зур ярдәм күрсәтә. 2025 елдан ул дәүләт башлыгы Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган «Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проектына керә.

"Эксперт бәяләве нәтиҗәләре буенча гомуми суммасы якынча 200 млн сумлык грантларны 394 проект алачак», — дип ассызыклады Чернышенко. Җиңүчеләр арасында — 3D-модельләштерү технологияләре кебек инновацион чишелешләрне үстерү, креатив мәйданнар һәм арт-остаханәләр булдыру, авыр тормыш хәлендә калган балалар һәм яшүсмерләр өчен гаилә мәгърифәт турлары һәм спорт чаралары уздыру тәкъдимнәре бар. Бу сезонда грантның тәкъдим ителгән минималь суммасы 74 мең сум тәшкил иткән, максималь — 1 млн сум, уртача — 623 мең сум.

Башинформ хәбәр иткәнчә, 10 октябрьдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Григорий Гуров белән очрашты. Алар төбәктә яшьләр сәясәтен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар .

Яшьләргә үсәргә мәйданнар һәм мөмкинлекләр кирәк
Яшьләргә үсәргә мәйданнар һәм мөмкинлекләр кирәк
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас