

Җитез Танып аша җилдерер көннәр якыная.
Борай районында Җитез Танып елгасы аша күперне реконструкцияләүгә керештеләр.
11 ноябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоконференция режимында Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров үткәргән гражданнарны кабул итүдә катнашты.
Ил Президенты Владимир Путинның кабул итү бүлмәсенә кергән мөрәҗәгатьләрнең берсе Борай районында Җитез Танып елгасы аша күперне ремонтлауга кагылган иде.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 7 июнендә М-12 «Восток» федераль трассасы төзелешендә мәшгуль авыр йөкле транспорт йөрүе аркасында күпер аша чыгу урыны локаль җимерелде.
Хәрәкәт тулысынча ябык иде. Шәхси транспорт йөрү өчен «Автодор» компаниясе вакытлыча күпер төзегән, ә пассажир автобуслары өчен урау юл оештырганнар. Башкортстан Башлыгы хәбәр иткәнчә, күперне реконструкцияләүгә акча бүленгән һәм подряд оешмасы белән дәүләт контракты төзелгән.
- Эшләр график нигезендә бара. 2025 елның 1 ноябренә корылманың гомуми төзелеш әзерлеге 23 процент тәшкил итте, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Объектны контракт буенча файдалануга тапшыру срогы– 2026 елның 30 ноябре.
Игорь Комаров төбәк җитәкчелегенә төзелеш-монтаж эшләре вакытында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәргә кушты.
Төзелеш эшләре уңай гына барса, “Имин һәм хәвефсез юллар” гомумдәүләт проектына ярашлы төзекләндерелеп, халык өчен юл газабы- гүр газабы булудан туктар. “Мобиль юллар” программасы буенча эшләнгән күпер аша рәхәт кенә йөрер.
Фото: en.m.wikipedia.org