

Октябрьский шәһәренә нигез салучыларга багышлап төзелгән стела төзекләндерелгән. Бу эшләр Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында тормышка ашырылган.
1991 елда шәһәрнең 55 еллык юбилей хөрмәтенә «Октябрьский шәһәренә нигез салучылар" һәйкәле барлыкка килгән булган. Бу объект шәһәр халкы өчен мөһим урын булып тора, анда бүген дә беренче нефтьчеләр һәм Октябрьскийны төзүчеләренең батырлыкларына хөрмәт йөзеннән тантаналы митинглар уза.
Төзекләндерү кысаларында стеланың монолит тимер-бетон колоннасы тирәли тротуар плиткасыннан салынган юллар һәм рулонлы газоннан яшелләндерү җайланмалары салынган. "Шәһәргә нигез салучылар хөрмәтенә төзелгән Стелага киләбез, балаларыбызны, оныкларыбызны, дусларыбызны алып киләбез, үз тарихларыбыз белән уртаклашабыз. Бу үткән һәм киләчәк арасында бәйләүче звено, безнең хәтер символы, тарих җанлана торган урын», — дип шәһәр халкы.