

«Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында районның «Йәшлек» мәдәният йортында өлкән яшьтәге актив кешеләр өчен бушлай бию дәресләре ачылды. Аларны оештыру районның иҗтимагый тормышын ныгытуга зур өлеш кертә һәм клуб эшчәнлегендә катнашучылар санын арттыра. Мондый чаралар кешеләргә үзләрен җәмгыятькә кирәкле итеп тоярга мөмкинлек бирә һәм төбәкнең мәдәни мирасына сизелерлек өлеш кертә, «көмеш яшь»вәкилләренең активлыгын арттыра һәм кәефләрен яхшырта.
Беренче дәресләр үткәрелде инде, анда катнашучылар танго дөньясына чумдылар. Тик бу әле башы гына – планнарда башка мавыктыргыч бию юнәлешләрен дә үзләштерү.