Милли проектлар
8 ноябрь 2025, 06:09

Аскын районы мәктәпләренә яңа җиһазлар кайтарылган

Аскын районында «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Балаларга иң яхшысы» төбәк проекты кысаларында мәктәп инфраструктурасын үстерү дәвам итә.

Аскын районы мәктәпләренә яңа җиһазлар кайтарылганАскын районы мәктәпләренә яңа җиһазлар кайтарылган
Аскын районы мәктәпләренә яңа җиһазлар кайтарылган

Быел районның җиде мәктәбе ОБЗР һәм хезмәт кабинетлары өчен 2 миллион сумнан артык заманча җиһазлар алды. Яңартылган кабинетлар укучыларны җәлеп итү үзәгенә әверелеп өлгерде дә инде инде. Яңа станоклар, интерактив панельләр, уку модельләре дәресләрне кызыклырак итә.

«Хәзер балалар заманча инструментлар белән эшлиләр. Үзләрен практик биремнәрдә сынап карыйлар һәм реаль мәсьәләләрне чишәргә өйрәнәләр. Бу мөстәкыйльлекне һәм үз көчеңә ышанычны үстерергә ярдәм итә», — дип сөйләде Кашка мәктәбе директоры Азат Фәйзуллин.

Укучылар сүзләренчә исә, дәресләр иҗади остаханәне хәтерләтә башлаган. Яңа техника һәм яңартылган укыту материаллары укытучыларның күңелләренә дә хуш килгән.

Фото: Аскын районы хакимияте.

Аскын районы мәктәпләренә яңа җиһазлар кайтарылган
Аскын районы мәктәпләренә яңа җиһазлар кайтарылган
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас