Милли проектлар
6 Ноября 2025, 06:05

Шәһәрнең капкасы каршы ала

Күмертау шәһәрендәге тимер юлы вокзалы янындагы мәйданны ремонтлау эшләре тәмамлана.

Шәһәрнең капкасы каршы алаШәһәрнең капкасы каршы ала
Шәһәрнең капкасы каршы ала

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Тормыш өчен инфрастуктура” милли проекты кысаларында “Уңайлы шәһәр мөхитен формалаштыру” проектына ярашлы Күмертау шәһәрендәге тимер юлы вокзалы янындагы мәйданны ремонтлау эшләре тәмамлана. 1951 ЕЛДАН АЛЫП ШӘҺӘРНЕҢ КАПКАСЫ РОЛЕН ҮТӘГӘН БУ ТЕРРИТОРИЯ зур әһәмияткә ия булып тора.

Төзекләндерү эшләре барышында яңа асфальт юлллар салынган, юл билгеләре, яңа тукталыш павильоны куелган. Территория тәүлекнең караңгы вакытында яп-якты булып кала, җәяүлеләр зоналары бик уңайлы итеп эшләнгән, транспорт хәрәкәте дә җайга салынган.

Яңартылган мәйданны 7 ноябрьдә ачу планлаштырыла.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас