

Ремонт эшләре кысаларында гомуми озынлыгы 21270 п/м булган заманча полиэтилен торбаүткәргеч салынды. Бу суның сыйфатын сизелерлек арттырырга, аны югалтуны киметергә мөмкинлек бирәчәк, ди белгечләр. Объект инфраструктурасы шулай ук 186 тимер-бетон күзәтү коесы төзүне һәм диаметры 125 мм булган 22 янгын гидрантын монтажлауны үз эченә ала. Бу торак пунктның янгынга каршы куркынычсызлыгын көчәйтәчәк.
— Әлеге объектны гамәлгә ашыру - республика районнарында коммуналь инфраструктураны яңарту буенча системалы эшнең ачык мисалы. Эшләр тәмамланганнан соң 5245 кеше сыйфатлы һәм өзлексез су белән тәэмин ителде. Бу сан исә Югары Тәтешле авылы халкының 79 процентын тәшкил итә, — дип билгеләп үтте Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирина Голованова.
Юлай НИЗАЕВ.
Фото: Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы.