

Яңа ФАП 1981 елда төзелгән иске бинаны алмаштырган. Ул барлык стандартларга һәм санитария нормаларына туры килә. Монда җылылык, кайнар һәм салкын су бар, башка уңайлыклар да булдырылган. Пациентларны кабул итү, вакцинация, диспансеризация үткәрү өчен барлык шартлар да тудырылган. ФАП Келәш һәм Иске Карашиде авылларында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәчәк, аларның гомуми саны 290 кешедән артык икән. Фельдшер Фаил Җиһангиров авыл халкының сәламәтлеген саклаячак, ул медицинага 13 ел багышлаган.
«Цифрлы ФАП» проекты нәтиҗәсендә халыкка цифрлы медицина хезмәтләре күрсәтеләчәк, дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
Фото: БР Сәламәтлек саклау министрлыгы.