30 октябрьдә Мәскәүдә "Абилимпикс" милли чемпионаты, ягъни илдәге иң эре инклюзив ярыш башланды. Чара "Яшьләр һәм балалар" милли проектының "Профессионалитет" федераль проекты чикләрендә гамәлгә ашырыла.
Чемпионат чикләрендә беренче тапкыр төбәк компетенцияләре фестивале оештырылган. Катнашучылар Русиянең төрле төбәкләренең профессиональ һәм мәдәни үзенчәлекләрен күрсәтүче уникаль мастер-класлар тәкъдим итәчәк.
Башкортстан исеменнән "Челтәр һәм системалы администрацияләү" компетенциясендә Борай районы Борай 2 нче санлы гимназиясенең 9 класс укучысы Алмаз Суфияров чыгыш ясый. Яшь катнашучы мөһим техника өлкәсендә үзенең күнекмәләрен күрсәтәчәк.
Чемпонат Русия һәм башка илләрдән меңнән артык катнашучыларны берләштерә. Алар яшь белгечләр, тәҗрибәле осталар һәм махсус хәрби операция ветераннары. Ярыш программасы, мәгариф, мәгълүмат технологияләре һәм сәнәгатьне кертеп, икътисадның 18 өлкәсен үз эченә ала.