Милли проектлар
31 октябрь 2025, 09:42

Нәниләр ярышты

“Карапузлар, стартка!” дигән гаилә бәйрәме узды.

https://vk.com/kdm_102https://vk.com/kdm_102
Фото:https://vk.com/kdm_102

Ишембай шәһәренең “Батыр” спорт мәктәбе залында “Карапузлар, стартка!” дип аталган гаилә бәйрәме узды.

Анда яшь ярымнан алып ике яшькә кадәрге нәниләре булган гаиләләр катнашты. Чара ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Гаилә” милли проекты максатларына туры китереп оештырылды.

Нәниләр төрле яшь категорияләрендә “шуышып”, “җәяү” һәм йөгерү буенча зур булмаган дистанцияне вакытка узуда көч сынаштылар.

Иҗади мәйданчыклар, аквагрим, мастер-класслар да оештырылган иде. Аларны шәһәрнең яшьләр эшләре комитеты, яшь техниклар станциясе, үзәк китапханә системасы әзерләгән. Шулай ук шәмнән әйберләр эшләүче Дарья Волкова һәм уенчыклар бәйләү оста Лариса Гатауллинаның кул эшләнмәләре күргәзмәсе дә күпләрне үзенә җәлеп итте. Һәр гаиләнең фотозонада һава шарында истәлеккә фотография ясау мөмкинлеге дә бар иде.

Ярыш йомгаклары буенча “Иң стильле карапуз” номинациясендә Мила Юдина бүләкләнде.

https://vk.com/kdm_102
Фото:https://vk.com/kdm_102
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас