Милли проектлар
31 Октября 2025, 10:17

Эшкуар хатын-кызлар очрашты

Алар бизнес үстерү турында фикер алышты. 

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
Фото:https://pravitelstvorb.ru

Уфада “Хатын-кызлар эшкуарлыгы” конференциясе узды. Башкортстанның Фәнни-мәгариф үзәге мәйданчыгында 80гә якын кече һәм урта эшкуар, шулай ук бизнес эшчәнлеген башларга ниятләүчеләр җыелды.

Республиканың эшкуарлык һәм туризм министры урынбасары Алиса Гыйбадуллина әйтүенчә, төбәктә бизнеска ярдәм итүнең нәтиҗәле системасы булдырылган.

– Республиканың гамәлдәге һәм яңа гына эшли башлаган эшкуарлары шулай ук үзмәшгуль гражданнар өчен грантлар, субсидияләр, ташламалы лизинг, микрозаймнар, консультация һәм белем бирү ярдәме каралган. Бу чаралар төбәк халкы арасында эшкуарлыкны башлап җибәрү һәм алга таба үстерү өчен уңай шартлар тудыруга юнәлтелгән, – диде ул.

Конференция катнашучылар белән дәүләт органнары һәм бизнес-берләшмәләр вәкилләре арасында диалог булдырырга мөмкинлек бирде, анда эшкуарлар үз идеяләрен тәкъдим итә алды.

Пленар өлеш һәм эксперт сессиясе барышында төбәкнең эре бизнес-берләшмәләре вәкилләре һәм профессиональ бизнес-тренерлар эшлекле хатын-кызлар берләшмәләренең роле һәм аларның хатын-кызлар эшкуарлыгын тотрыклы үстерүгә керткән өлеше турында фикер алыштылар.

Чара ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас