Милли проектлар
30 Октября 2025, 08:25

Рәхәтләнеп ял итү урыны булачак!

Башкортстанның Балакатай районында ял итү өчен яңа урын булдырдылар.

Рәхәтләнеп ял итү урыны булачак!Рәхәтләнеп ял итү урыны булачак!
Рәхәтләнеп ял итү урыны булачак!

   Балакатай районының Яңа Балакатай авылында  буаның  җәяүлеләр йөри торган һәм пляж зоналарын төзекләндерү тәмамланып килә.  “Яшәү өчен Инфраструктура” милли проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә эшләнә бу күркәм эшләр.

    Узган ел монда яктырту эшләре башкарылган, сукмаклар салынган, аларга гранит сибелгән, борылыш мәйданчыгы, комлы пляж, причал, чишмә янында парковка, чүп-чар өчен мәйданчыклар ясалган һәм бетон тумбалар куелган.

    Хәзер подряд оешмасы кече архитектура формаларын һәм төзекләндерү элементларын урнаштыруны төгәлли. Буа янында эскәмияләр, урналар, киенү кабиналары, шезлонглар, зонтиклар, коткару вышкасы, мангал зоналары һәм беседкалар барлыкка киләчәк, шулай ук җәяүлеләр күпере дә төзекләндереләчәк.

   "Тиздән Яңа Балакатай авылы халкы һәм кунаклары ял итү өчен заманча һәм уңайлы урын белән ләззәтләнә алачак",-дип өстәделәр БР торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас