Милли проектлар
27 Октября 2025, 10:27

"Батырлык сәгате"

«Гаилә» милли проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстан Республикасы Тәтешле районының Югары Тәтешле авылы үзәк китапханәсендә уникаль һәм дулкынландыргыч чара — икенче сыйныф укучылары өчен “Батырлык сәгате" оештырылган.

"Батырлык сәгате""Батырлык сәгате"
"Батырлык сәгате"

«Гаилә» милли проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстан Республикасы Тәтешле районының Югары Тәтешле авылы үзәк китапханәсендә уникаль һәм дулкынландыргыч чара — икенче сыйныф укучылары өчен “Батырлык сәгате" оештырылган.

Чара башланыр алдыннан яңа буын китапханәсе буйлап экскурсия узды. Батырлык сәгатенең төп идеясе җаваплылык, игелек һәм батырлык традицияләрен аталардан балаларга тапшыру булды. Балалар китапханәдән файдалану кагыйдәләре, китапның кыйммәте һәм мәдәни мираска сакчыл мөнәсәбәт кирәклеге турында белделәр. Китапханәнең яңа пространствосы иҗади сәләтләрне үстерү, әдәбият дөньясына тирәнтен чуму һәм яшь буынны патриотизм һәм гаилә кыйммәтләренә хөрмәт рухында тәрбияләү өчен мөмкинлекләр ача.

«Мондый чаралар нәтиҗәсендә гаилә кыйммәтләре яңа буынга тапшырылыр, көчле һәм бердәм милләт формалаштыру өчен ныклы нигез булдырылыр дип ышанабыз», — ди чараны оештыручылар.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас