

Башкортстанның дүртенче шифаханәсе “Хезмәт җитештерүчәнлеге” федераль проектына кушылды.
“Яктыкүл” шифаханәсе ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад” милли проектының “Хезмәт җитештерүчәнлеге” федераль проектына кушылды һәм сакчыл технологияләр кертә башлады.
– Шифаханә-курорт өлкәсендә сакчыл менеджмент кертү – ул рекреацион сервисның сыйфатын яхшыртуга һәм, димәк, төбәкнең туристлар өчен җәлеп итүчәнлеген арттыруга туры юл. Процедураларны көтү вакытын кыскарту, эчке процессларны оптимальләштерү һәм сервис дәрәҗәсен күтәрү сәламәтләндерү нәтиҗәсенә генә түгел, ә безнең төбәктә медицина туризмын үстерүгә дә уңай йогынты ясый, – ди Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары – икътисади үсеш һәм инвестицияле сәясәт министры Рөстәм Моратов.
Төбәкнең компетенцияләр үзәгендә республика шифаханәләрендәге процессларны оптимальләштерүнең уңышлы мисаллары бар да инде. Әйтик, “Карагай” шифаханәсе проект кысаларында ярты ел эчендә туклану системасын тамырдан модернизацияләде, ике сменалы форматтан “швед өстәле”нә күчте. Бу кунакларга хезмәт күрсәтү тизлеген 40 процентка арттырырга һәм аена 1 миллион сум чамасы икътисади файда алырга мөмкинлек биргән.