Милли проектлар
24 октябрь 2025, 04:12

Артыгын чит илгә озаталар

Быел да бездә авыл хуҗалыгы продукциясенең күп төре кирәгеннән артык җитештерелә, диләр. 

https://vk.com/mcxrb2018https://vk.com/mcxrb2018
https://vk.com/mcxrb2018

Башкортстан агросәнәгать комплексы продукциясе экспорты 37 миллион долларга арткан.

Башкортстаннан агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау күләме 2025 елның октябрь аеның икенче декадасы башына 261,3 миллион доллар тәшкил иткән. Бу 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 37 миллион долларга күбрәк.

– Быел да бездә авыл хуҗалыгы продукциясенең күп төре кирәгеннән артык җитештерелә, – ди Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. – Мондый хәл тагын бер ел гына сакланмаячак. Шуңа җитештерүдә үсүне дәвам итү өчен экспортны арттырачакбыз.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстаннан агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау структурасында май продукциясе өлеше гадәттәгечә югары булып кала. Әле ул 194 миллион долларга экспортланган, 2024 ел белән чагыштырганда үсеш 32 проценттан артып китә. Шулай ук сөт продукциясе экспорты сизелерлек – 7,5тән 9 миллион долларга кадәр арткан.

Республика агросәнәгать комплексы продукциясен чит илләргә җибәрүне арттыру ил җитәкчесе Владимир Путин тарафынанн билгеләнгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты максатларына туры китереп башкарыла.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас