Милли проектлар
23 октябрь 2025, 15:25

Ык елгасы аша яңартылган күпер ачылды

Транспорт хәрәкәтенә видеоэлемтә режимында Русия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин старт бирде.

Ык елгасы аша яңартылган күпер ачылдыЫк елгасы аша яңартылган күпер ачылды
Ык елгасы аша яңартылган күпер ачылды
23 октябрьдә республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан һәм Татарстан чигендәге Октябрьский-Уруссу трассасы буенча Ык елгасы аша яңартылган автомобиль күперен ачу чарасында катнашты. Транспорт хәрәкәтенә видеоэлемтә режимында Русия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин старт бирде. 
Авария хәлендәге 238 метр озынлыгындагы күпер 2024 елда "Яшәү өчен инфраструктура" милли проекты чикләрендә төзелә башланган. 
Төбәк җитәкчесе графиктан алда башкарылган сыйфатлы эш өчен подряд оешмалары коллективларына рәхмәтен белдерде, ике республика халкын объект ачылуы белән котлады."Марат Шакирҗанович, Башкортстанда яшәүчеләр исеменнән без ирешкән юл төзелеше темплары өчен ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Ил президенты, ил хөкүмәтенә зур рәхмәт. Элек бездә мондый зур күләмле эшләр юк иде. Яңа күпер Татарстан белән безнең дуслык мөнәсәбәтләре ныгуы символы булып тора",- диде Радий Хәбиров. 
Вице-премьер Башкортстан юл челтәрен модернизацияләү өлешендә арытаба эшләр барышы мөһимлеген билгеләде. "Уртак тырышлык белән М-12 трассасының Дүртөйле - Ачит  участогы төзелде. Аңарда транспорт агымы көннән-көн арта. Хәзер республикада яшәүчеләр "Көнчыгыш" федераль трассасына уңайлы барып җитә алсыннар өчен Уфага кадәр юлны киңәйтергә кирәк", -дип билгеләде Марат Хөснуллин.
Күперне ачу вакыйгасында Татарстан премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясады. Ул юл инфраструктурасын яңарту проектларына ярдәм күрсәтелгәне өчен ил җитәкчелегенә рәхмәт җиткерде.
Радий Хәбиров, объектны ачканнан соң, Ык елгасы аша күпер реконструкциясендә актив катнашучыларга дәүләт наградалары тапшырды.
 
БР Башлыгы сайтыннан.
Ык елгасы аша яңартылган күпер ачылды
Ык елгасы аша яңартылган күпер ачылды
Ык елгасы аша яңартылган күпер ачылды
Ык елгасы аша яңартылган күпер ачылды
Ык елгасы аша яңартылган күпер ачылды
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас