Ак торналар көнендә, "Яшьләр һәм балалар" милли проекты чикләрендә һәм яшь буынны патриотик тәрбияләү максатында, Дүртөйле шәһәренең В. Н. Горшков исемендәге яшьләр үзәгендә батырлык дәресе үткән. Чараны үзәк педагоглары әзерләгән.
22 октябрь - Русия һәм күп илләрнең вакыйгалар календаренда аерым истәлекле көн итеп билгеләнә. Бу көнне Ак торналар патриотик акциясе үтә. Ул - сугыш кырларында һәлак булган батырларның якты истәлегенә, тынычлыкка, шигърияткә багышланган көн. Бәйрәмнең тарихы ерак 1965 елдан башлана. Дагыстанның мәһшүр шагыйре Рәсүл Гамзатов, Бөек Ватан сугышы хәтирәләрен саклаган урыннарда булганнан соң, тәэсирләнеп "Торналар" ("Журавли") шигырен яза. Марк Бернес башкарганнан соң, бу җыр Җир шарын урап чыга. Җырны дөньяның төрле телләрендә башкаралар.
Дүртөйле район хакимияте сайтыннан.