Милли проектлар
22 октябрь 2025, 03:46

Махсус хәрби операциядән кайтканнар эш таба аламы?

Алар арасында үз эшен ачарга теләүчеләр дә аз түгел.

https://vk.com/radiyhabirovhttps://vk.com/radiyhabirov
https://vk.com/radiyhabirov

Башкортстанда “Русия эше” кадрлар үзәкләре ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кадрлар” милли проекты кысаларында муниципалитетлар белән берлектә МХО ветераннарын эшкә урнаштыру алгоритмын эшләгән һәм аны уңышлы кулланалар.

1 октябрьгә махсус операциядән демобилизацияләнгән 2634 кеше белән хезмәттәшлек билгеләнгән, аларның 2012се эшкә урнаштырылган, бу – 76 проценттан артыгы дигән сүз. Аларның 174е үз эшен ачкан, 259 сугышчы сәламәтлеген тергезә, 47 кеше кыска вакытлы укулар уза.

Кайткан һәр сугышчыга мәшгульлек хезмәтеннән куратор беркетелә. Эшкә урнаштырылмаган һәркем өчен эш эзләүнең шәхси планы әзерләнгән. Махсус хәрби операциянең 279 ветеранына уку-укыту программаларын узу өчен сертификатлар бирелгән. Аларның 170е укуларын уңышлы тәмамлаган һәм 125е эшкә урнашкан. Тагын 100гә якын кеше укуларын дәвам итә.

Моннан тыш, мәшгульлек хезмәте махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштырырга әзер булган эш бирүчеләр реестрын алып бара. 222 эш бирүче һәм 50 мең сумнан артык хезмәт хакы булган 727 вакансия турында мәгълүмат бар.

– Үзара хезмәттәшлек алгоритмы нигезендә, эшкә урнашуда кыенлыклар булса, махсус хәрби операциядә катнашучыга муниципаль дәрәҗәдә депутат корпусы исәбеннән куратор беркетелә, ә үз эшен ачарга теләүчеләргә эшкуарлар яки эшкуарлыкка ярдәм итүнең муниципаль структуралары арасыннан остаз беркетелә. Бүген 174 кешегә куратор-депутат беркетелгән, – ди Хөкүмәт вице-премьеры – спорт министры Руслан Хәбибов.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас